Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият өчен "теләнмәгәннәр": ни өчен Русиядә асаба халыкларны яклаучылар белән көрәшәләр?


Җәмәгать эшлеклесе Павел Суляндзига
Җәмәгать эшлеклесе Павел Суляндзига

Май уртасында Русиянең Баш прокуратурасы асаба халыкларның хокукларын яклаучы "Батани" фондын "теләнмәгән" оешма дип таныды: әлеге фонд халыкара мәйданчыкларда (шул исәптән БМОда) Русиягә каршы белдерүләр ясауда гаепләнде. Фонд русиядә 2004 елда оешкан иде, 2015 елда ул "ят агент" статусын алды, ә 2017 елда ликвидацияләнде. Шуннан соң фондның кайбер хезмәткәрләре чит илгә күченде, 2018 елда әлеге фонд АКШта эшчәнлеген яңадан башлап җибәрде. Азатлык Радиосының Татар-Башкорт хезмәте фонд җитәкчеләренең берсе Павел Суляндзига белән әңгәмә тәкъдим итә.

Павел Суляндзига — Русиянең асаба аз санлы халыкларын үстерүгә багышланган Халыкара фонд шурасы рәисе, Дартмут көллиятенең (АКШ) чакырылган фәнни хезмәткәре.

2006–2014 елларда ул Русия Җәмәгать пулаты әгъзасы булган. Карьерасын Приморье төбәгендә математика укытучысы булып башлаган. 1991 елда Приморьеның асаба халыклары Ассоциациясе президенты булып сайлана. Асаба халыкларның мәгариф, мәдәният һәм үзидарә мәсьәләләренә багышланган халыкара програмнарда катнаша, шул исәптән Япония белән АКШка сәяхәт кыла.

1993–1995 елларда Бикин елгасы бассейнында биотөрлелекне һәм традицион һөнәрләрне үстерү проектларын башкара. Приморье губернаторының киңәшчесе (1994-1997 еллар), асаба халыкларга ярдәм күрсәтү буенча халыкара инициативаларның координаторы, БМОның асаба халыклар буенча Даими форумында әгъза да (2005-2010 еллар) булып тора.

— Русия хакимиятләренең оешманы "теләнмәгән" итеп тануы сезнең өчен көтелмәгән хәл булдымы?

— Әллә ни көтелмәгән дип әйтә алмыйм. Миңа калса, бу режим белән килешми торган, бигрәк тә бу режим турында дөресен сөйли торган барлык кешеләр һәм оешмалар да "кармак"та. "Дошман", "агент" исемлегенә кемнәрне һәм кайчан кертәчәкләр? Бу — аларның эше инде.

— Бу карар сезнең күптән түгел БМОның асаба халыкларга багышланган чарасында чыгыш ясавыгызга бәйле дип уйлыйсызмы?

2025 елның 24 апрелендә Суляндзига Берләшкән милләтләр оешмасының асаба халыклар мәсьәләләре буенча Даими форумында чыгыш ясады.

— Әйтә алмыйм. Аларның гамәлләрендә ниндидер логик чылбыр эзләү — кирәк булмаган эш. Алар безне контрольдә тота алмый. Шул ачуларын чыгара да инде.

— Сезнең чыгыш ачуларын чыгардымы?

— Чынлыкта Русия демократик оешмалары белән очрашу һәм БМОда ясаган чыгышым ачуларын чыгаргандыр. Бу хәлләр бер-бер артлы булды, түзеп тора алмаганнардыр.

2025 елның 14-17 апрелендә Оркас утравында (АКШның Вашингтон штаты), Ламми асаба американнарының традицион җирендә, Русиянең Төньягында, Себердә һәм Ерак Көнчыгышта яшәүче аз санлы асаба халыкларның хәленә багышланган халыкара конференция узды. Аны "Батани" халыкара фонды, Русия асаба халыкларының Халыкара комитеты, "Асаба халыклар Русиясе" порталы һәм "Урыс телле Америка — Русиядәге демократия яклы" дигән оешма оештырды.

Конференция Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгышта яшәүче аз санлы асаба халыкларның вәкилләрен, Русия гражданлык җәмгыяте активистларын, галимнәрне, хокук яклаучыларны, журналистларны берләштерде. Сүз асаба халыкларның хокуклары, Русиянең империячел сәясәте, деколонизация һәм Русия Федерациясенең демократик киләчәге турында барды.

Конференциядә "Оркас утравы Декларациясе: Тынычлык һәм хөрмәт турында гариза" дигән документ кабул ителде. Аны CASE-Center дигән Европа анализ һәм стратегияләр үзәген булдыручыларның берсе Владислав Иноземцев, журналист Елена Костюченко, "Мемориал" үзәгеннән Стефания Кулаева, Ирекле университет профессоры, юридик фәннәр докторы, Русиянең Сугышка каршы комитет әгъзасы Елена Лукьянова, Русия сәясәтчеләре Андрей Пивоваров һәм Любовь Соболь имзалады.

— Сезнеңчә, ни өчен хакимиятләр бу очрашуга шуның кадәрле зур әһәмият бирә?

— Хакимиятләр һәрвакытта да демократик процесслар белән асаба халыкларның хокукларын аерырга, бүлгәләп торырга тырышкан. Бу процессларның берләшүе режим өчен куркыныч булачак. Әлбәттә, бүген бу процессларның берләшүе турында сүз йөртү иртәрәк әле, ләкин беренче адым ясалды. Минемчә, хакимиятләр моннан курка. Кимендә, хакимиятләр бу әйбердән шүрләргә тиештер.

— Кремльгә оппозициядә торучы активистлар, шул исәптән сез дә РАЙПОН тулысынча контрольдә дисез. Хәзер ул "теләнмәгән" оешма булып танылды. Димәк, хакимият асаба халыкларны үзидарәдән мәхрүм итәргә генә түгел, бу хакта сөйләшүне дә тыярга тырыша булып чыгамы?

Русия Федерациясе Төньягы, Себер һәм Ерак Көнчыгышта яшәүче аз санлы асаба халыкларның Ассоциациясе (РАЙПОН) — бу халыкларның мәнфәгатьләрен яклаучы бөтенрусия иҗтимагый оешмасы.

— Күп кенә оппозицион сәясәтчеләр, активистлар еш кына асаба халыклар хокукларының көчен һәм әһәмиятен тиешенчә бәһаләп тә, белеп тә бетерми. Соңгы гамәлләре белән хәзерге режим бу мәсьәләне яхшы аңлавын күрсәтә.

Русиянең кайбер сәясәтчеләре асаба халыкларның, бигрәк тә аз санлы халыкларның хокукларын БМО мәйданчыкларында кәмит күрсәтү өчен бер сәбәп кенә буларак кабул итә. Ләкин нормаль илләр асаба халыкларның хокук мәсьәләсен инде күптән аңлаган: беренчедән, бу — дәүләт чикләре, дәүләтнең иминлеге дигән сүз; икенчедән, бу — илләрнең халыкара җаваплылыгы, халыкара төзелеш архитектурасы. Шуңа күрә дә Русия хакимияте чын үзидарәне бастырырга тырыша.

— Ни өчен Кирмән асаба халыкларны үзидарәдән мәхрүм итәргә тели?

— Русия хакимиятләре теләсә кайсы фикер төрлелеген, үз фикереңне белдерү мөмкинлеген бастырырга, юк итәргә тырыша. Төньяк халыкларын үзидарәдән мәхрүм итү дә — шушы сәясәтнең бер өлеше. Аерма шунда гына: аз санлы халыкларны үзидарәдән мәхрүм итеп, Кирмән шушы ук асаба халыкларның вәкилләрен халыкара дәрәҗәдә тәти пропаганда максатларында куллана — янәсе, карагыз әле ничек Русия шушы халыклар өчен яхшы шартлар тудыра.

— Русиянең асаба халык вәкилләре моны аңлыймы соң?

— Русия хакимиятләре халыкара очрашуларга алып килә торган кешеләр турында сүз йөртсәк, минемчә, бу кешеләрнең бер өлеше үзләренең дәүләт пропагандасында катнашуын аңламый да. Шулай да, аларның кечкенә бер өлеше чынлыкта ниләр булып ятканын аңлыйдыр дип уйлыйм.

Үз җирләрендә яшәүче кешеләргә килгәндә исә, без аларның фикерләрен күзәтеп торабыз — алар ул пропагандада катнашучыларны ялганчылар ди.

Материалның оригиналын "Idel.Реалии" сайтында укыгыз.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG