Алты ел элек башкорт телен мәктәпләрдә 67% укучы өйрәнгән иде, ди министр.
Республика күләмендә министрлыкка барлыгы 15 гариза юлланган, бары тик дүртесе генә уңай хәл ителгән. Алар арасында урыс һәм башкорт оешмалары гына бар. Татар, чуаш, мари, мукшы оешмалары читтә калган.
Социологик тикшерүләрдә ата-аналарның балаларны татар мәктәпләренә бирү тырышлыклары күренә — моның сәбәпләре нинди? Татар балалар бакчаларына ниләр җитми? Тарих институты галимәсе, социолог тикшеренүләренең кайбер кызыклы урыннарын тәкъдим итәбез.
"Милләт җыены" кысаларында быел яшьләр форумы, татар хатын-кызлары форумы һәм төбәк өйрәнүчеләр җыенын үткәрергә телиләр.
Бөгрүделик (Böğrüdelik) Төркиянең Конья җирендә урнашкан татар авылы. Татарлар Себердән 1907 елда чыгып киткән, 1908 елда бу якларга килеп җиткән. Хәзер авылда 300ләп хуҗалык бар. Халыкның бер өлеше авылда яши, икенче өлеше — Төркия шәһәрләрендә, өченчесе — Европада. Җәй көнне алар авылга җыела.
Татарларның бирегә килеп урнашу тарихы 1908нче елларга барып тоташа. Көчләп чукындырудан качып, мөселман булып саклану максаты белән килеп төпләнәләр. Биредәге татарларның нәсел тамырлары Татарстанның Лениногорски районының Сары Биккол (Әби) авылына барып тоташа. Авылда җәен 50дән артык кеше яши.
Татарстанда татар теленә багышланган чаралар гөрләп узса, ЮНЕСКО Дөнья телләре атласында авторлары татар телен "куркыныч янарга мөмкин" телләр рәтенә куйган. Социолингвист Влада Баранова милли телләрдә сөйләшүчеләр кимүнең төп сәбәбе булып федераль тел сәясәтен атый.
Башта татарлар Истанбулдагы татар шагыйренә куелган һәйкәл янында җыелды, аннары татар йортында шигърият бәйрәме оештырды.
26 апрельдә Татарстан һәм бөтен татар дөньясы Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуын билгеләде. Казанда бихисап татар чарасы узды. Төп чаралар бер генә җирдә - Камал театрының яңа бинасы эчендә һәм тышында үтте. Азатлык аларга күзәтү тәкъдим итә.
Башта "Фин мөселман җәмгыяте" дип аталган оешма исеме 1963 елда "Финляндия Ислам җәмгыяте"нә үзгәртелә.
Американың "Ак барсы" җиңде, Канаданың "Яшел барсы" оттырды.
дәвам